news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИ 2021: физиканы сайлаучылар саны кими, информатиканы сайлаучылар — арта

Быел сайланган фәннәр буенча беренче өчлектә — рус теле (16158 кеше), профильле математика (10165 кеше) һәм җәмгыять белеме (6617 кеше).

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы өчен физиканы сайлаучылар саны өченче ел рәттән кими, ә информатиканы сайлаучылар — арта.

«2020 ел белән чагыштырганда, физика (228 укучыга), география (31 укучыга) һәм немец теленнән (8 укучыга) бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар саны кимеде. Физика БДИ бирүчеләр саны 2 ел рәттән кими, әмма информатика һәм ИКТдан — арта (588 укучыга)», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Узган ел белән чагыштырганда, рус теле (386га), профильле математика (444кә), җәмгыять белеме (341гә), биология (296га), химия (23кә), тарих (41гә), инглиз теле (65кә), рус әдәбиятыннан (173кә) бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны шулай ук арткан. Географияне сайлаучылар өченче ел рәттән кими: 2019 елда 210 кеше сайлаган булса, 2021 елда — 162. Министр бу мәгълүматны Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта җиткерде.

Алдарак әйтелгәнчә, 2021 елда республикада 18 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Сайланган фәннәр буенча беренче өчлектә — рус теле (16158 кеше), профильле математика (10165 кеше) һәм җәмгыять белеме (6617 кеше). Дүртенче урында физика тора. Аны 3645 укучы сайлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100