news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,6 проценты БДИ тапшырмый

Быел дәүләт чыгарылыш имтиханын сайлаган укучылар киләсе елларда БДИ тапшыра алачак.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,6 проценты, ягъни 1196 кеше бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) урынына дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра.

«Бүгенге мәгълүматлар буенча, 2021 елда республикада 18 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Шуларның 16509ы — быелгы чыгарылыш укучылары, 1307се — мәктәпне алдагы елларда тәмамлаганнар, 186сы — урта һөнәри белем алучылар. 1196 укучы БДИ урынына дәүләт чыгарылыш имтиханы сайлаган», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Имтиханнарны сайлау буенча гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителгән. Әлеге сроктан соң гаризаларны нигезле сәбәп булган очракта гына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына юлларга мөмкин. Төп шарт — гариза имтиханга кадәр кимендә ике атна алдан тапшырылырга тиеш.

Дәүләт чыгарылыш имтиханын, нигездә, югары уку йортына керергә җыенмаган, ләкин аттестат алырга теләгән укучылар тапшыра. Аттестат алу өчен имтиханны рус теленнән һәм математикадан бирергә кирәк.

Министр сүзләренчә, дәүләт чыгарылыш имтиханы БДИ кабул итү пунктларында тапшырыла. Сынау процедурасы бердәм дәүләт имтиханы кебек үк, ләкин биремнәр аерыла.

Быел дәүләт чыгарылыш имтиханын сайлаган укучылар, киләчәктә югары уку йортына керү теләге уянган очракта, киләсе елларда БДИ тапшыра алачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100