news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бастрыкин Татарстанда балаларга эт һөҗүм итү турындагы эшне тикшерүне контрольгә алды

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстанда сукбай этнең өч балага һөҗүм итүнең нечкәлекләрен тикшерү турында хәбәр итәргә кушты. Шул хактагы мәгълүмат РФ Тикшерү комитеты сайтында урнаштырылган.

Бастрыкин ТР Тикшерү комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыга әлеге хәлнең нечкәлекләре һәм хәзерге вакытта алып барыла торган тикшерү гамәлләре турында җентекле доклад тәкъдим итәргә, шулай ук бу җинаятьтә катнашы булган конкрет вазифаи затларны ачыкларга кушты.

Җинаять эшен тикшерүнең барышын Тикшерү комитеты үз контроленә алган.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Кукмара районында сукбай эт өч баланы (11 яшьлек ике малай һәм 5 яшьлек кыз) тешләве хакында хәбәр иткән иде. Күпсанлы җәрәхәтләр алган сабыйны хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча «Гамьсезлек» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100