news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында сукбай эт өч балага һөҗүм иткән, прокуратура тикшерү башлады

Кукмара районының күзәтчелек ведомствосы 6 һәм 11 яшьлек өч балага сукбай эт һөҗүм иткәннән соң тикшерү башлаган. Бу хәл кичә Жилой Рудник бистәсендә булган. Уен мәйдачыганда уйнап йөргән балаларга сукбай эт ташланган.

«Һөҗүм вакытында кызчык балалар мәйданчыгында әбисе белән булган, малайлар яшьтәшләре белән уйнаган», – дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Зыян күрүчеләрнең барысы да төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән. «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне район прокуратурасы контрольгә алды.

Руслан Галиев аңлатуынча, кыз баланың битендәге йомшак тукымаларда яралар күп, ә малайларның уң кул беләкләренә зыян килгән.

Вакыйга урынына район прокуроры Антон Чураков чыкты. Күзәтчелек ведомствосы сукбай хайваннарны җыю буенча җирле оешманың эшен тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100