Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстаннан укытучы: Бездә башкорт киленнәренең балалары татарча сөйләшә
«Катнаш гаиләләр күп. Шуңа карамастан, алар да татар телен өйрәнүгә гариза яза», — ди Раллия Шәрипова.
Башкортстанның Бакалы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раллия Шәрипова районга башкорт килене булып төшкән кызларның балалары татарча сөйләшүләре турында әйтте.
«Бакалы районының кайбер авыллары элек Татарстанга кергән, шуңа күрә татарлар бездә күпләп яши. Татар егетләренә кияүгә чыккан — безгә килен булып төшкән башкорт кызлары бар, аларның балалары татарча сөйләшә. Әниләре балалары белән башкортча сөйләшсә дә, балалары татарча аралаша, чөнки авылыбызда татар мохите хөкем сөрә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.
Раллия Шәрипова сүзләренчә, татар теле Бакалыда 2003 елда укытыла башлаган. «Шушы вакыт арасында сизелерлек үзгәрешләр бар. Безнең мәктәптә меңгә якын укучы бар. Шуның 300е татар телен туган тел буларак сайлады. Катнаш гаиләләр күп. Шуңа карамастан, алар да татар телен өйрәнүгә гариза яза. Беренче сыйныфта татарча белмәгән укучыларның күбесе 11нче сыйныфта татарча аралаша башлый», — ди ул.
«Туган тел буларак рус һәм башкорт телләре дә укытыла. Районда татарлар руслардан да күбрәк. Беренче сыйныфка йөз укучы килсә, шуның 50гә якыны татар теле дәресләренә йөри. Татар теле бездә яхшы укытыла, атнасына бер сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият керә», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз