Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстаннан татар теле укытучысы: Бездә марилар да, чувашлар да татарча сөйләшә
«Якында гына татар авылы булгач, алар туганнан ук өч телне белә», — ди Раллия Шәрипова.
Башкортстанның Бакалы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раллия Шәрипова мари һәм чуваш милләте вәкилләренең татар телендә иркен сөйләшүләре турында әйтте.
«Бакалыдан биш чакрым мари авылы урнашкан. Якында гына татар авылы булгач, алар туганнан ук мари, татар, рус телләрен белә. Гореф-гадәтләрен дә саклыйлар. Ике чуваш авылы бар. Алар да чуваш, татар, рус телләрен белә. Берничә авылда керәшен татарлары бар. Барысына да сокланып карыйбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.
Раллия Шәрипова сүзләренчә, кайбер мари, чуваш укучылары туган тел дәресе итеп татар теле дәресләрен сайлаган.
«Татарча белмәгән укучыларга рус теленә тәрҗемә итеп аңлатабыз. Өй эшен өч төргә бүлеп бирәм: татар телен белгән балаларга катлаулырак, уртача белгән балаларга җиңелрәк биремнәр әзерлим. Татарча бөтенләй белмәгән укучылар өчен сүзләр, җөмләләр ятлау, рәсем буенча татарча сүзләр әйтергә, сүзләрнең тәрҗемәсен белеп килергә әйтәм», — ди ул.
Татар теле укытучысы Бакалы мәктәбендә татар, рус, башкорт, мари, чуваш, үзбәк, азәрбайҗан, кешеләре дә барлыгын әйтте.
«Эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе шунда — укучылар ел саен район, республика, халыкара бәйгеләрендә катнашып, һәрвакыт җиңүләр яулый. Бер сыйныфта 5-6 милләт кешеләре утыра. Барысына да бертөрле карашта без», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз