news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Хәния Фәрхигә куелган һәйкәлне алганнар

Башкортстанда Хәния Фәрхигә куелган һәйкәлне алганнар
bashinform.ru

Хәния Фәрхинең туган ягында, Башкорстанның Тәтешле районында, җырчыга куелган һәйкәлне алганнар. Җырчының туганы Фирүзә Ибәтуллина «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һәйкәлне вакытлыча гына алганнар – хәзер аның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерәләр.

Төзекләндерү максатларына акча бүленгән инде. Биредә фонарьлар урнаштырырга, тротуарга плитка җәяргә, чәчәкләр өчен аскуймалар урнаштырырга ниятлиләр. 2023 елның 30 маена, Хәния Фәрхинең туган көненә, легендар җырчының бронзадан коелган һәйкәле урынына кайтыр дип көтелә.

«Һәйкәл кышкылыкка ышанычлы урынга куелды. Аның территориясендә чәчәк түтәлләре ясалачак, фонарьлар урнаштырылачак, сыйфатлы төзелеш материалыннан тротуар җәеләчәк, аллея барлыкка киләчәк. 2023 елда, җырчының туган көнендә, безнең яраткан, хөрмәт иткән якташыбызның һәйкәле торган урын төзекләндерелер һәм тирә-якны нурга күмәр дип өметләнәбез», - дип язган Ибәтуллина.

Искәртеп узабыз, һәйкәл (авторы - скульптор Халит Галиуллин) быелның язында ачылды. Ул район бюджетыннан бүленгән, эшкуарлар һәм халык күчергән акчага төзелгән. Һәйкәл җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты – күпләр аны ошатмады, шулай да җырчының туганнары ул безне канәгатьләндерә дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100