news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татарлар саны миллионнан кимегән, башкортлар 100 меңгә арткан - җанисәп

Башкортстанда татарлар саны миллионнан кимегән, башкортлар 100 меңгә арткан - җанисәп
Рәмис Латыйпов

Росстат 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләрен игълан итте. Саннардан күренгәнчә, Башкортстанда башкортлар санының шактый артуы, татарлар саны кимүе күзәтелә.

2010 елда 1 172 287 кеше милләтен башкорт дип күрсәткән булса, 2020 (фактта 2021 елда үткәрелде) елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 96 519 кешегә арткан – 1 268 806. Татарлар саны 34 762 гә кимегән. 1 009 295 булса, ун елдан соң 974 533.

Руслар саны арткан. 2010 елда 1 432 906 булса, 2020 елгы җанисәптә – 1 509 246.

Башкортстанда мишәрләр арткан, әмма абсолют саннарда бу күп түгел: 93 булса, ун елдан – 149.

Башкортстанда башка милләт халыкларының да шактый кимүе күзәтелә:

Марилар: 103 658 – 84 988;

Удмуртлар: 21 477 – 17 149;

Мордва: 20 300 – 10970;

Чувашлар: 107 450 – 79 950;

Украиннар: 39875 – 17149; 

Керәшеннәр: 3801 – 3641.

На правах рекламы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100