news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Россия Герое Алмаз Сафин исеме мәңгеләштереләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия Герое, контракт хезмәте старшинасы Алмаз Сафинның исемен мәңгеләштерү турындагы карарны имзалады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү һәм патриотик тәрбия үзәгенә, шулай ук Алмаз Сафин туып үскән Әлшәй районы Раевка авылының 2нче мәктәбенә аның исеме биреләчәк. Белем бирү учреждениесе коллективы шундый тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итте агентлыкка мәктәпнең уку-укыту эшләре мөдире Роза Марченко.

Белем бирү оешмаларыннан тыш, туган авылындагы бер урамга да Россия Героеның исеме биреләчәк. Авылдагы Дан аллеясында аның бюсты урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100