news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан шигъри проект оештырыла

Башкортстанда республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Йөрәк сүзе» дип исемләнгән шигъри проект оештырыла. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Проектның җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәргулова социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, мәшһүр дәүләт эшлеклесе истәлегенә багышланган проект бу юлы «Йөрәк сүзе. Ил агасы Мортаза» дип аталачак.

Проектта катнашырга теләүчеләр башкорт телендәге шигырь укулары яздырылган видеоязмаларны 20 декабрьгә кадәр проектның рәсми төркеменә җибәрә алачак. Проектның финалы 2024 елның февралендә Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә була.

  • Башкортстанда республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов исемендәге сыйныф ачылды һәм экспертлар Башкортстанның беренче Президенты турында энциклопедия материалларын өйрәнүгә керешүе хакында хәбәр иткән иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot