news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов исемендәге тәүге сыйныф ачылган

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә Башкортстанның беренче Президенты исемендәге тәүге сыйныф ачылган. Бу хакта Мортаза Рәхимов исемендәге 3 нче Башкорт республика гимназия-интернаты директоры Шәйморат Тимербулатовның социаль челтәрләрдәге хәбәренә сылтама белән яза «Башинформ».

«Бүген Мортаза Рәхимов исемендәге 3 нче Башкорт республика гимназиясе 5 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә Рәхимов сыйныфы сафларына кабул иттеләр. Балалар ант бирде, яшь рәхимовчының значокларын алды, әти-әниләр балаларны тәмле ризыклар белән сыйлады, — дип яза директор социаль челтәрләрдә. — 5 нче сыйныф укучылары илебезнең данлы шәхесенең бу бөек исемен лаеклы йөртәчәкләренә ышанам. Котлыйм!»

Башкортстан Башлыгының республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов истәлеген мәңгеләштерү карары чыкты. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, экспертлар Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов турында энциклопедия материалларын өйрәнә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100