Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан Язучылар берлегендә Рәдиф Гаташның 85 еллык юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булды
Башкортстан Республикасы Язучылар берлегендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның 85 еллык юбилее уңаеннан иҗат кичәсен үткәргәннәр. Әдип белән бергә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, күренекле шагыйрь, язучы Марат Кәбиров килгән.
Тулырак бу хакта «Татар-информ»га танылган язучы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова сөйләп үтте.
«Әдәбият аренасында зур-зур казанышларга ирешкән якташыбыз белән очрашуга дулкынланып әзерләндек. Бик матур һәм ихлас үтте кичәбез. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, «Шоңкар» журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов бу очрашуның дулкынландыргыч булуын, ике республика язучыларының да бер максатта иҗат итүен әйтеп, якташыбыз – Рәдиф Гаташны Уфадагы Язучылар йортында күрүгә бик шат булуын белдерде, шагыйрьгә иң җылы теләкләрен җиткерде. Шулай ук билгеле язучыларбыз, артистларыбыз һәм нәфис сүз осталары үзләренең чыгышлары белән әдәби-мәдәни чарага ямь өстәде», – диде сценарий авторы Дилбәр Булатова.

Әңгәмәдәш билгеләвенчә, Рәдиф Гаташның якташлары – Кушнаренко районы талантлары да тамашачыларга нәфис сүз, тальян моңнары, җырлар бүләк иткәннәр. Кичә Кушнаренко районының Гомәр авылында әдипнең иҗатына багышланган семинар да үткәрелде.

Танылган язучы һәм журналистлар остазы Әгъдәл Низаевның тормыш иптәше Сәмига Низаева ике төбәк арасындагы мондый иҗади багланышларның әһәмиятен югары бәяләде.
«Гаташ — Әгъдәлләр плеядасының күренекле вәкиле, чын әдип. Кушнаренко белән Чакмагыш районнары терәлеп тора, элек бер заман районнар кушылганда газетабыз да бер иде. Рәдиф Кәшфуллович һәрвакыт туган ягындагы язучылар һәм шагыйрьләр белән тыгыз бәйләнештә яшәде. Ирем районыбызның «Игенче» иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясендә оештырган «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе каләм осталары да Рәдиф Гаташның әсәрләрен һәрчак үз итеп кабул итте. Язучылар берлеге лаеклы һәм бик кирәкле хезмәт башкара — дип билгеләде ул.
Әйтеп китәргә кирәк, Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе максатчан эш алып бара. Даими рәвештә төрле әдәби-мәдәни кичәләр һәм бәйгеләрне гамәлгә куялар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз