news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан укытучысы: Укучыларның татар телен белүе аңлау дәрәҗәсендә генә

«Укучыга татар телен укытучы гына өйрәтеп бетерә алмый, моның өчен гаиләдә бала белән татарча сөйләшергә кирәк», - диде Альбина Хәйруллина.

Башкортстан укытучысы: Укучыларның татар телен белүе аңлау дәрәҗәсендә генә
Зилә Мөбәрәкшина

Башкортстанның Туймазы районы Серафимов авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Хәйруллина беренче сыйныфка укырга кергән укучыларның татар телен белүе аңлау дәрәҗәсендә генә булуын әйтте.

«Гаиләдә татарча сөйләшкән балалар дәрестә дә иркенләп аралаша. Укучыга татар телен укытучы гына өйрәтеп бетерә алмый, моның өчен гаиләдә бала белән татарча сөйләшергә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төп корал - тел. Шулай булгач, бала үз фикерен тел ярдәмендә генә әйтеп, аңлата ала», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, татар милләтеннән булган балалар татар теле дәресләрен укый.

«Шунысы куанычлы: татар телен яратучылар арта. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты атнасына бер тапкыр керә. Бер сәгать кенә бик аз, җитеп бетми. Авыл мәктәбендә эшли башлаганда татар телен, әдәбиятын бишәр сәгать укыттым. Романнар укып, анализларга вакыт кала иде. Күбрәк дәрес булу сөйләм телен баета, әдәби әсәрләр күзаллауны киңәйтә, тормышта яшәргә өйрәтә», - дип саный ул.

Альбина Хәйруллина татар теле дәресләрендә балалар белән милли уеннар уйнавын, беренче сыйныфтан ук уеннар аша гореф-гадәтләрне өйрәнүләрен сөйләде.

«Такмак, тизәйткеч, сынамышлар укучыларда кызыксыну уята. Гади темалардан катлаулыга таба барабыз. Табышмак, әкияттән башланган дәрес зур классларда хикәя, романнар укуга барып җитә. Дәреслеккә генә дә төбәлеп утырып булмый. Шуңа да класстан тыш чараларның әһәмияте зур», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100