news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан рәссамы Рафаэль Кадыйров Болгар турында: Илһамландыра торган җир

Башкортстан рәссамы Рафаэль Кадыйров Болгар турында: Илһамландыра торган җир
Гөлүзә Ибраһимова

Башкортстан рәссамы Рафаэль Кадыйров Болгарның илһамландыра торган урын булуын әйтте. Рәссам Болгарда уза торган I «Болгар риваятьләре» Арт-симпозиумында катнаша.

«Мин Татарстанда Милли-мәдәни үзәктә зур панно эшләгән идем. Аны эшләгән вакытта күп тапкырлар Болгарга бардык. Шул вакытта ук Болгарны яратып калдым. Бу илһамландыра торган җир. Тамырлар Татарстанга тоташа, шуңа күрә мин монда туганлык хисләре тоям. Минем бабам указлы мулла булган, әбинең намаз укыганнары күңелгә кереп калган – барысы да рәсемгә күчә. Минем бөтен эшләр ислам белән бәйле», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Исеме итальян рәссамы Рафаэль Санти белән аваздаш булганга, ул бәләкәй вакытында ишеткән үртәүләрне искә алды. «Бәләкәй вакытта малайлар «сантый» дип үрти иде. Шуңа ачу килә иде», – дип елмайды рәссам.

Аның фикеренчә, табигать күренешен рәсемгә төшерү генә җитми, анда мәгънә салынырга тиеш. «Рәссамнарга игътибар җитә. Нинди рәссам булуга карап инде. Кемдер табигатьне күчереп куя, ә безнең эшләрдә рухи мәгънә бар. Һәр кеше үзенчә күрә, уйлана. Һәр рәссам турында да алай дип әйтеп булмый», – диде ул.

Кичә Болгарда Мәүлид бәйрәме уңаеннан Арт-симпозиумда катнашучыларның эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100