news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Стәрлебаш районы татарларының мәдәни мирасы хезмәт булып басылган

Ике кисәктән торган җыентыкка җирле осталарның кул эшләре, шәҗәрәләр һәм сөйләш үзенчәлекләре кергән.

Башкортстанның Стәрлебаш районы татарларының мәдәни мирасы хезмәт булып басылган
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимнәр 2017 елда Башкортстанның Стәрлебаш районында экспедиция үткәргән.

«"Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш" китабында Башкортстанның Стәрлебаш районында яшәүче татарлар, аларның гореф-гадәтләре, тел-авыз иҗаты, сөйләш үзенчәлекләре, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре, шәҗәрәләр, археографик мирас турында бай мәгълүмат бирелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә китапны төзүче Нуридә Насыйбуллина.

Китапның икенче кисәге Стәрлебаш авылы һәм мәдрәсәсе тарихына караган хезмәтләр белән ачыла. Биредә Стәрлебашның затлы китапларыннан булган «Дөррел-Кәлам», Стәрлебаш шагыйрьләре әсәрләре, Стәрлебаш татарларының традицион музыка мәдәниятен, халык сәнгатен, бу төбәктә табылган гарәп телле кулъязманың үзенчәлекләрен анализлаган мәкаләләр урын алган.

«Стәрлебаш шәл бәйләүче, палас сугучы һәм чигү чигүчеләр белән дан тота. Андагы мәдрәсәләрдә татар дөньясында танылган шәхесләр укыган: Акмулла, Дәрдемәнд (Закир Рәмиев), Шакир Рәмиев, Мөхәммәтшакир Тукаев, Гали Чокрый һ.б. Безнең бабайлар анда Татарстанның Балтач районы Салавыч авылыннан күченгән», — дип аңлатты галимә.

500 данәдән торган китапларда Стәрлебаш зиратында XVIII–XIX гасыр таш язмалары да урын алган. «Элекке дәвердә оста итеп яза белүче каллиграфлар (хаттатлар) булган. Язулар гарәп телендә. Кызганыч, язулар юкка чыга бара. Китап туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә», — диде Нуридә ханым.

Аның сүзләренчә, экспедициядә телче-диалектолог, фольклорчы, археограф-галимнәр катнашкан. «Башкортстанда экспедиция 1972 елда галим Фәрит Хатыйпов тарафыннан уздырылган булган. Без 2011 елда Марсель Әхмәтҗанов белән Стәрлебаш авылы районнарына караган татар авылларының зиратларын йөреп чыктык. Стәрлебаш — татар районы булып санала», — дип сөйләде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100