news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда әйләнеп капланган автобус шоферы 18 тапкыр җаваплылыкка тартылган

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә авария белән бәйле вазгыять турында сөйләде.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда әйләнеп капланган автобус белән идарә иткән Чаллы кешесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 18 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Автобустагы пассажирлар иминлек каешын эләктермәгән булган. Тагын бер факттан чәчләр үрә тора: автобус шоферы, нигездә, тизлекне арттырган өчен 18 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган», - дип хәбәр итте Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта һәлак булучыларның мәетләре судмедэкспертиза бюросына китерелгән. Анда тикшергәннән соң, мәетләрне һәлак булучыларның туганнарына тапшырачаклар.

«Зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен 14 ашыгыч ярдәм бригадасы (шуларның өчесе – санавиация) җәлеп ителде. Башта зыян күрүчеләрне Архангель Үзәк район хастаханәсенә китерделәр, шуннан соң Уфа травматология үзәкләренә алып киттеләр», - дип белдерде Радий Хәбиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot