news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда яшәүче татарларның халык авыз иҗаты җыелган өч томлыгы чыкты

Хезмәткә әкият, йола фольклоры, рекрут җырлары, борынгы бәетләр кергән.

Башкортстанда яшәүче татарларның халык авыз иҗаты җыелган өч томлыгы чыкты
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның төньяк-көнчыгыш, үзәк һәм төньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк-көнбатышта урнашкан татар халкының фольклоры җыелган.

«"Башкортстан татарлары фольклоры" сериясендәге китапларга Авыргазы, Әлшәй, Миякә, Балтач, Илеш, Бакалы һ.б. районнарында яшәүче татарлар фольклоры кертелде. Бу районнарда татарлар электән күпләп яши, аларның фольклор мирасы бай һәм күптөрле. Китап туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә томлыкларны төзүче Илдус Фазлетдинов.

Филология фәннәре кандидаты бу районнар, тел ягыннан, нигездә, моноэтник — татар халкы күпчелекне тәшкил иткән районнар булуын әйтте. «Бу — татарның нигезе. Бүздәк, Туймазы, Ярмәкәй һ.б. районнарның һәммәсе дә Казан ханлыгы җирләрендә урнашкан. Бу як татарларының сөйләше татар әдәби теле нормаларыннан бөтенләй аерылмый, диярлек», — диде ул.

Илдус Фазлетдинов китапларны язу идеясе турында да сөйләде. «Ике ел элек Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы бүлмәсендә ремонт башланды. Чистартырга куштылар. Чорма башына менсәм, 1962-1989 елларда җыелган фольклор материалларына тап булдым. Алга таба студентлар белән электрон вариантка күчердек», — диде ул.

«Башкортстан татарлары фольклоры» сериясе дәвам итәр дип уйлыйбыз. Алга таба ул аерым бер районга гына да багышланырга мөмкин. Бүген дә күпләп иҗат ителә торган бәет, мәзәкләр, төбәк өчен уникаль булган материаллар кертелде. Хезмәттә әкият, йола фольклоры, рекрут җырлары, борынгы бәетләр дә бар», — дип сөйләде китапның рецензенты Ильмир Ямалтдинов.

Китап Татарстан Фәннәр Академиясендә мең данә белән басылган. «Башкортстанда яшәүче татар халкының милли үзбилгеләнеше мәсьәләсендә бәхәсләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Башкортстанда җирле халыкның зур өлешен тәшкил итүче татарларның фольклор әсәрләрен җыеп, туплап бирү, татар халык авыз иҗатын җыю һәм тарихына күзәтү ясау, безнеңчә, актуаль мәсьәлә», — диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100