Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе башкорт яшьләренең күбрәк русча сөйләшүен әйтте
Зәки Алибаев телне белмәүнең төп сәбәбе мәгариф системасында дип уйлый.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Зәки Алибаев башкорт яшьләренең туган телләрен белмәү проблемасы барлыгын сөйләде.
«Балаларны туган телгә өйрәтергә тырышабыз кебек, ләкин шәһәрләрдә милли мәктәпләр юк. Мәсәлән, Башкортстанның Бөрҗән районында 98 процент башкортлар яши, ләкин районда яшьләр русча сөйләшә. Университетка беренче курска килгән студентлар гади текстны укып бирә алмый. Югыйсә мәктәп программасында унышар сәгать үтәләр», — диде ул «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» түгәрәк өстәлендәге чыгышында.
Зәки Алибаев телне белмәү — мәгариф проблемасы белән бәйле дип саный. «Бүген Россиядә урта гомуми белем бирү, Россиядә яшәүче халыкларның әдәбияты һәм теленә мөнәсәбәт — көнүзәк проблема булып тора. Бу проблема барлык республикаларда күзәтелә», — ди рәис.
«Башкортстан Язучылар берлегендә 300ләп язучы бар. Алар рус, башкорт һәм татар телләрендә яза. Без башкорт телендә сөйләшәбез икән, татар телен тылмачсыз да аңлыйбыз. Шул ук татар телендә сөйләшүчеләр дә әдәбиятны бернинди тәрҗемәсез аңлый ала. Үзтәңгәллекне сакларга тырышабыз, чөнки безнең университетта татар, рус һ.б. телләрне өйрәнәләр», — диде Зәки Алибаев.
«Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәлен ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз