news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Арзамазов: Милли әдәбиятта тарихи роман жанрында иҗат итүчеләр азайды

Галим әйтүенчә, романны иҗат итәр өчен туган телне тирәнтен белү таләп ителә.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы Алексей Арзамазов милли әдәбиятларда тарихи романнарның чыгуы ят күренешкә әйләнде дип саный.

«Тарихи роман жанрын милли әдәбиятлар системасында сирәк күрәбез. Мәсәлән, фин-угор әдәбиятында 35 яшьтән яшьрәк язучылар романны язарлык хәлдә түгелләр, чөнки туган телләрен тирәнтен белмиләр», — дип сөйләде ул «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» түгәрәк өстәлендә.

Алексей Арзамазов тарихи роман язарга алынучы кеше үз теленең борынгы синтаксисын, канатлы гыйбарәләрен, сурәтләү чараларын белергә тиешлеген әйтте. «Туган телдән ераклашкач, язучылар әдәбиятның билгеле бер жанрларында иҗат итүдән мәхрүм кала. Бу күренеш башка халыкларның әдәбиятында да бар», — ди ул.

Галим, шулай ук, һәр милли әдәбиятның тәрҗемә ителүгә мохтаҗ булуын да искәртте. «Тәрҗемә эше Советлар союзы чорында актив алып барыла иде, ә хәзер милли әдәбиятлар вакуумда үсә. Без күрше халыкларның нәрсә иҗат итүләрен белмибез, алар безнекен белми. Шул рәвешле, кызыксыну да югала», — дип йомгаклады ул сүзен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100