Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан эшмәкәре авыл турында: Хәтта елыйсыларым килә
"Башкортстанда авыл киләчәген кайгырткан кеше, хәтта программалар да юк”, - диде Валмир Дәүләтшин.
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Башкортстан эшмәкәре Валмир Дәүләтшин Башкортстанда авылның киләчәген кайгыртучылар юк дип саный. Бу фикерен ул Казанның IТ-парк бизнес-үзәгендә “Татар авылының киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары” дигән темага багышланган дисскуссион мәйданчык кысаларында “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“Бу төр чараларны оештыру кирәк. Татарстанда авыл темасына бәйле программалар эшли. Сездә авыл проблемасын өйрәнәләр, статистик яктан тикшерәләр. Бездә Башкортстанда мондый авыл киләчәген кайгырткан кеше, хәтта программалар да юк. Хәтта елыйсыларым килә”, - диде Валмир Дәүләтшин.
Башкортстан делегатлары иртәгә Мөслим районына да барачаклар. Мөслимдәгеләр белән уртак эш башлап җибәрү теләге бар, диде күрше төбәк эшмәкәре.
Бүгенге чарада авылның демографик хәле, социаль халәте, агробизнес программасы, авыл җыеннары оештыру буенча чыгышлар ясалды.
- 14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Россиядә татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Россия Федерациясе һәм Татарстан төбәкләренең татар авылы эшмәкәрләренең бөтенроссия җыенын уздыра. Җыенда Россиянең 39 регионыннан кече бизнес һәм фермер хуҗалыгы буенча 800 вәкил катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз