news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт драма театры легендар спектакльләренең «Алтын фондларын» ачты

Театр видеоколлекциянең алга таба да тулыландырылачагын хәбәр итә.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гафури исемендәге Башкорт драма театры «Алтын фондларын» ача. Бу хакта мәгълүмат театрның рәсми сайтына урнаштырылган.

Театрның YouTube каналыннан архив спектакльләрен карарга мөмкин. Болар – Рифкать Исрафилов куйган «Рәйсә+Фәйзи», «Галиябану», «Бибинур, ах, Бибинур!..», «Озын-озак балачак» спектакльләре һәм башкалар.

Театр видеоколлекциянең алга таба да тулыландырылачагын хәбәр итә.

Камал театрының да «Алтын фонд»тагы легендар спектакльләрен үзенең YouTube каналына кую турында хәбәр иткән идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot