news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының легендар спектакльләрен бушлай карарга мөмкин

Камал театры ике ел дәвамында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләде.

Камал театрының легендар спектакльләрен бушлай карарга мөмкин
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Камал театры үз архивындагы легендар спектакльләрне карау мөмкинлеген тудырды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020 елның 19 мартыннан, Камал театры тамашачыларга ишекләрен ябу сәбәпле, без спектакльләрне онлайн күрсәтергә булдык. Бүгеннән башлап, иң яхшы татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Видео-коллекция тулыланып торачак», — дип яза театр.

Хәзерге вакытта театрның ютуб-каналыннан «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976 ел), «Ахырзаман» (1987 ел), «Кара чикмән» (2002 ел), «Үлеп яратты (2011 ел), «Йөзек кашы» (2011 ел), «Мулла» (2012 ел), «Галиябану» (2015 ел) спектакльләрен карарга була.

1 апрельдән 114нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең онлайн-трансляциясенә билетлар сатыла башлаячак. Туры эфирда күрергә теләгән спектакль өчен театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru онлайн-тавыш бирү бара.

Камал театры, 2018 елдан башлап, спектакльләр һәм юбилей кичәләрен онлайн күрсәтү юнәлешен үстерә. Ике ел дәвамында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләнде. Аларны бөтен дөнья буенча 40 меңнән артык тамашачы карады.

Камал театры Татарстан Президенты биргән субсидияләр ярдәмендә онлайн-трансляция өчен театрга тиешле җайланмалар алды. 2019 елның 4 октябрендә 114 сезон ачылуы ютубта онлайн күрсәтелде, аны 30 мең тамашачы карады. Туры эфир барышында Франция, Германия, Төркия һәм башка илләрдәге Татар диаспоралары элемтәгә чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100