news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкалар федераль казнадан акча алганга сөенәбез - Чаллы театры директоры Р.Фәйзрахманов

Быел, яңа спектакльләр кую өчен, кече шәһәр театрларына федераль казнадан акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Ул акча үзебезгә эләкмәсә дә, республиканың кече шәһәр театрларына яңа спектакльләр кую өчен федераль бюджеттан акча киләчәге турындагы хәбәрне бик сөенеп кабул иттек”, - диде Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Билгеле булганча, “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән быел, яңа спектакльләр кую өчен, кече шәһәр театрларына федеральказнадан акча бүлеп биреләчәк. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Татарстанда алты кече шәһәр дәүләт театры бар һәм аларның барысына да тигез күләмдә федераль бюджеттан акча биреләчәк. Исемлектә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары бар. Халкы 500 меңнән артыграк булган Чаллы шәһәрендә урнашкан татар театры бу исемлеккә керми калган.

“Мәдәният министрлыгының безне читтә калдырганы юк. Февраль аенда Мәскәү гастрольләрен оештырырга да министрлык булышты – без бу мөмкинлекне исемлеккә керә алмавыбыз өчен компенсация дип кабул иттек. Октябрьдә Уфа белән Төмәнгә гастрольләргә җыенабыз – министрлык булышыр дип өметләнәбез”, - ди Рашат Фәйзрахманов.

Театр директоры спектакль чыгарырга үзләре дә акча эшләүләрен әйтеп узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100