news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш казый: Бар мәгълүматны телефонга җыйган яшьләрнең истәлекләре сакланмый

«Бүген яшьләрнең бөтен мәгълүматны смартфонда саклый. Шулар юкка чыккан очракта, бер язу, бер истәлек калмый сездән. Картайгач яшьлегегез истәлеге итеп нәрсә укырсыз икән?» — дип шөбһәсе белән уртаклашты Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый: Бар мәгълүматны телефонга җыйган яшьләрнең истәлекләре сакланмый
Михаил Захаров

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге яшьләрнең олыгайган көннәрендә смартфоннар аркасында бернинди истәлекләре калмаячак, дип фаразлады Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.

«Бүгенге буын бик бәхетле шикелле. Компьютер да, телефон да бар. Бүген яшьләрнең бөтен мәгълүматы - смартфонда. Шул мәгълүматлар юкка чыккан очракта, бер язу, бер истәлек сакланмаячак. Картайгач, яшьлегегез истәлеге итеп нәрсә укырсыз икән? Хәзер кызларга хатлар да язмыйсыз инде. Бер истәлексез буын кала», — диде ул «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә катнашучы шәкертләргә.

Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, кирәкле мәгълүматны телефон, интернетта гына түгел, ә гадәти көндәлекләрдә дә теркәп барырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе үтте.

Элегрәк «Татар-информ» Җәлил хәзрәтнең мәдрәсә шәкертләренә шигырьләр язарга тәкъдим итүе турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100