news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев мәдрәсә шәкертләренә шигырьләр язарга тәкъдим итте

Татарстанның Баш казые сүзләренчә, иҗат белән шөгыльләнгәндә, татар теленең байлыгын аңларга мөмкин.

Җәлил хәзрәт Фазлыев мәдрәсә шәкертләренә шигырьләр язарга тәкъдим итте
Михаил Захаров

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә укучыларга шигырьләр язып карарга тәкъдим итте.

«Киләсе елга егетләргә шигырь яздырып карарга кирәк. Бер күренекле кеше: „Теләсә нинди һөнәргә укытып өйрәтергә мөмкин, әмма укытып кына кешедән шагыйрь ясап булмый“, — дигән. Үзегезне сынап карарга кирәк. Иҗатта сүзләр белән эш итәсең. Шунда татар теленең байлыгын да аңлыйсың», — диде ул Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә катнашучыларга.

Җәлил хәзрәт сүзләренчә, шәкертләр уку барышында ук һөнәри осталыкка өйрәнергә тиеш.

«Мәктәп, мәдрәсәләрдә өйрәнгән мәгълүматны кешегә җиткерә белү мөһим. Моның өчен үзеңне дөрес итеп тота, сөйли белергә кирәк. Төпле фикер, матур җөмлә булсын өчен әдәбиятны да укырга кирәк», — диде Татарстанның Баш казые.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйге узуы турында язган иде.



Галерея: Габдулла Тукай шигырьләрен уку бәйгесеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100