news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баланың туу турында таныклыгында әтисе хакында мәгълүмат булмаса, пособие биреләчәк

8—17 яшьлек балалары булган гаиләләргә яңа пособиегә Татарстанда 189 миллион сум юнәлдерү ниятләнә.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Пособиене баланың туу турында таныклыгында әтисе турында мәгълүмат бөтенләй булмаса яисә әни сүзләреннән язылса, яки ата-ананың берсе вафат булса алырга була.

«Түләүләрне, баланың туу турында таныклыгында әтисе турында мәгълүмат бөтенләй булмаса яисә әни сүзләреннән язылса, алырга була. Шулай ук пособие ата-ананың берсе вафат булган гаиләләргә бирелә. Бу ярдәм формасына 189 миллион сум юнәлдерү ниятләнә», — диде Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Аның сүзләренчә, түләүләр 8-17 яшькә кадәрге балалы, гаиләдә бердәнбер ата-ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган очракта, яки гаилә мохтаҗ дип табылса, яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә биреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» яңа пособиеләр түләнмәскә мөмкин булган очракларны язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100