news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөкле хатын-кызларга һәм мохтаҗ гаиләләргә яңа пособиеләр түләнә башлый

Түләүләрнең күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезендә билгеләнә.

Татарстанда йөкле хатын-кызларга һәм мохтаҗ гаиләләргә яңа пособиеләр түләнә башлый
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.

«Яңа түләүләр 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалы, гаиләдә бердәнбер ата-ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган очракта, яки гаилә мохтаҗ дип табылса, яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә биреләчәк», — диде Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, пособиеләр йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында теркәлгән хатын-кызлар өчен дә каралган.

«Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 июльдән кабул ителә башласа да, түләүләр августта башланачак», — диде Эдуард Вафин Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Түләү билгеләү яки туктату турында карар гаризаны теркәгәннән соң 10 эш көне эчендә пенсия фондының территориаль органы тарафыннан кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100