Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балаларның рус теленә күчү проблемасы белән һәр татар гаиләсе очраша - Марат Әхмәтов
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, бу проблема оныклары белән килеп чыккач, мәсьәләне ничек хәл итүе хакында сөйләде.
(Казан, 1 январь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов балаларның татар телен онытулары проблемасы һәр гаиләгә кагылуын һәм бу проблеманы ни рәвешчә хәл итеп булганы хакында белдерде. Бу хакта ул "Татар-информ"агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
Министр әйтүенчә, өйдә балалары белән гел татарча гына сөйләшсәләр дә, бу проблема үзләренең гаиләсендә дә килеп чыгуын әйтте. "Оныклар балалар бакчасына йөри башлый, бер айдан русча сөйләшә башлыйлар. Өйдә безгә килгәннән соң да русча сөйләшергә маташалар", - диде ул.
"Андый вакытта мин аларга, русча сүз әйтсәләр, эндәшмәскә тырышам. Кабат татарча сүз әйткәнчегә кадәр аның соравына эндәшми торам", - диде министр.
"Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында язучы Рабит Батулла балалар рус теленә күчеп, татар телен онытмасыннар өчен шушы ук ысулны куллануын әйткән иде.
Министр Марат Әхмәтов та мәсьәлә өйдә ничек куелуга бәйле дип саный.
"Безнең мәсьәләне ничек кую безнең үзебезнең телебезгә мөнәсәбәтебезгә бәйле. Әгәр дә без телебезне ташка үлчәрлек кенә бәя белән саныйбыз икән, ул очракта тискәре тенденцияләр, телне оныту, аның дәрәҗәсен киметү булачак", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз