Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Балачак җыры» бәйгесенең алтынчы сезоны җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген «Шаян ТВ» каналы студиясендә «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.
«80гә якын материал кабул ителгән. Димәк, безнең балалар язмышына, киләчәккә битараф булмаган милләтәшләребез күп икән. Мин бик шат! Сез киләчәгебезне күзаллап эшлисез. Һәркайсыгызга рәхмәт. Әлбәттә, җиңеп һәм өмет белән яшик», — диде чыгышы вакытында Марат Әхмәтов.
Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, «Балачак җыры» бәйгесе татар балалар мәдәниятен үстерүдә мөһим роль уйный һәм балаларда туган телгә карата кызыксыну уята.
- Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд – 500 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз