news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов «Балачак җыры» тантанасында «ШАЯН ТВ» телеканалына рәхмәтле булуын әйтте

Марат Әхмәтов «Балачак җыры» тантанасында «ШАЯН ТВ» телеканалына рәхмәтле булуын әйтте
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

«Балачак җыры» җыр бәйгесенең алтынчы сезон нәтиҗәләре буенча финалистларын бүләкләү тантанасы «ШАЯН ТВ» телеканалы студиясендә үтте. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов журналистларның сорауларына да җавап бирде.

«Беренчедән «ШАЯН ТВ» телеканалына бик рәхмәтлемен, бу алар булдырган проект. Ә без инде әлеге проектта катнашучыларның кызыксынуын көчәйтү максатыннан берникадәр ярдәмләшәбез. Һәм гомумән, әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләрен тәрбияләүдә, гаилә принципларын ныгыту факторларының берсе итеп тә кабул итәм бу «Балачак җыры»н. Мин үзем дә бу проектның ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлыйм һәм таныйм. Аннан соң бу бәйге балаларыбызның җыр сәнгатенә осталыкларын үстерү өчен дә бик мөһим һәм кирәк. Шуннан соң белем бирү оешмаларындагы кичәләрдә музыкаль бизәлешкә җырлар табу өчен җиңелрәк хәзер», – диде Марат Әхмәтов.

Җиңүчеләрне сәламләү сүзендә исә «Яңа Гасыр» телерадикомпаниясе АҖ генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов чыгыш ясады һәм бәйгенең мөһимлеген ассызыклады. «Чыннан да әйткәндә, без бу конкурсны башлап җибәргәндә уйламаган идек, үзе бер шундый көчле эшкә әверелер, дип. Без балаларга яңа мөмкинлекләр бирәбез, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә юллар ачабыз. Минем бик зур рәхмәтем Марат Готыф улына. Сез бездән дә алгарак күрәсез, бездән дә күбрәк беләсез. Менә шулай итеп эшләсәк балалар да, туган тел дә үсештә булыр», – диде ул.

Быел җиңгән авторлар арасында билгеле шагыйрә Эльвира Әхмәтова композитор Дилүс Шәйхразыев та бар иде. Алар «Рәхмәт сиңа, мәктәбем» дип аталган җыр белән җиңү яулаганнар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Эльвира Әхмәтова да сүз алып, балалар өчен җырларны берничә ел элек кенә яза башлавын һәм бәйгенең әһәмиятле булуын әйтте.

Шулай ук «Атлар» җыры сүзләрен «Идел» журналында эшләүче коллегабыз, әдип Нурихан Фәттах оныгы Зөләйха Камалова да җиңүчеләр рәтендә булды. Аның җырына көен 15 яшьлек Казан кызы Наилә Славина иҗат иткән булып чыкты. Наилә көйләрне 12 яшьтән үк яза башлаган булган.

  • Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд күләме – 500 мең сум булды.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
news_right_1
news_right_2
news_bot