news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бабич һәм Миңнеханов Казанда нәфис гимнастика буенча Шкурихина турнирын ачты

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпия чемпионы Дарья Шкурихина призына нәфис гимнастика буенча икенче турнирны ачтылар.

Бу турнир икенче ел рәттән күпсанлы катнашучыларны җыя, ә Россия нәфис гимнастикасының яшь йолдызларын карарга берничә йөз тамашачы җыела.

Михаил Бабич белән Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларны, тренерларны, судьяларны һәм җанатарларны сәламләделәр.

“Яшь спортчыларны котлыйм, сезне нәфис гимнастика, спорт һәм зур җиңүләр дөньясында зур тормыш көтә. Сезгә сокланачаклар һәм сезнең белән горурланачаклар”, - диде Бабич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100