news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бабич Идел буе федераль округыннан Беларуська китә дигән хәбәр чыкты

Михаил Бабичны Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле итеп яңадан сайламаячаклар.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Михаил Бабич Идел буе федераль округыннан Беларуська китә дигән хәбәр чыкты. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән РИА Новости яза.

"Михаил Бабичны Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасына яңадан сайламаячаклар. Ул Россиянең Беларусь Республикасындагы Илчесе булачак", диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасына сенатор Любовь Глебова, шулай ук хөкүмәт аппараты җитәкчесе урынбасары Евгений Забарчук кандидатураларын карыйлар.

  • Любовь Глебова Федерация Советына килгәнче Россотрудничествоны җитәкләгән, 2001-2005 елларда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары вазифасын биләгән.

Тулы вәкаләтле вәкил вазифасына Глебова һәм элеккеге авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев та дәгъва итә, дигән тагын бер чыганак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100