news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бабич: Фәттаховның эштән китүе татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле түгел

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ТР мәгариф һәм фән министрының үз вазифасыннан китүенә аңлатма бирде.

(Түбән Новгород, 4 декабрь, «Татар-информ», Василина Олейник). Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эштән китү сәбәбен республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле вазгыятьтән генә эзләргә кирәкми. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Татарстан җитәкчелегенең карарын татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле булмавын аңлыйм», - диде Михаил Бабич.

Ул министрның эштән китүен гадәти кадрлар үзгәреше дип саный. Энгель Фәттаховның башка өлкәдә файдасы тияргә мөмкин.

4 декабрьдә Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100