news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүздәк районы татар мәктәбендәге курчак театры дәүләт грантына Аманулла әсәрен куя

Каран авылы мәктәбе — 38 проект арасында грантка ия булган ике татар проектының берсе.

Бүздәк районы татар мәктәбендәге курчак театры дәүләт грантына Аманулла әсәрен куя
Зөлфия Мансурова

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Бүздәк районы Каран авылы татар мәктәбендәге курчак театры республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән бирелгән грантка Аманулланың «Сылукөмеш» әсәрен сәхнәләштерәчәк.

«Аманулланың „Сылукөмеш“ әсәрен куясыбыз килә. Күбрәк җирле материал белән эш итәргә телибез, Бүздәк — язучыларга бай район. Сценарийларны һәрвакыт үзем язам. Декорацияләрне, музыка кую, биюләр кертүне дә үзебез эшлибез. Елына ике тапкыр спектакль чыгарырга уйлыйбыз», — диде мәктәп курчак театры җитәкчесе, инглиз һәм татар телләре укытучы Зөлфия Мансурова.

Җитәкче сүзләренчә, театр бүленгән акчага — 441 мең сум грант акчасына репертуарны яңартудан тыш, татар орнаментлары белән бизәлгән яңа курчаклар тектерергә ниятли. Театр җитәкчесе курчаклар тегү буенча онлайн мастер-класслар булачагын да искәртте. Киләчәктә башка мәктәпләргә барып, чыгыш ясарга теләкләре барлыгын әйтте.

«Салават күпере» әкият курчак театрында 4-6 сыйныф укучылары уйный. Алар белән класстан тыш уку дәресләрендә шөгыльләнеп, берничә спектакль куйган булды. Пандемия башлангач, дәресләр тукталып калды. Хәзер инде акча күчерелде, куйган максатларыбызны чынга ашырасы калды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә театрның җитәкчесе Зөлфия Мансурова.

Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыкларының телләрен саклау һәм үстерү программасында 38 проектка 80 миллион сум акча бирелгән. Ике проект татар телле — Бүздәк районы Каран авылы татар мәктәбендәге курчак театры һәм Уфадагы № 25 татар телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендәге интерактив-этнографик музей. Алар 639,5 мең сум грант акчасы откан.

Бүздәк районыннан конкурста ике мәктәп катнашкан булган. Грантка татар мәктәбе ия булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100