news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге «Салават күпере» курчак театры Башкортстан Башлыгы грантын отты

Башкортстан Башлыгының телләрне саклау һәм үстерү буенча грант ияләре билгеле.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгының Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыкларының телләрен саклау һем үстерүгә грантлар бирү конкурсы йомгаклары игълан ителде. Җиңүче проектлар арасында татар телендәге «Салават күпере» курчак театры, «СәламPRO» мультимедиа һәм интерактив мобиль кушымтасы, «Республика» блог-туры һәм башка проектлар бар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды мәгълүматлары буенча, конкурста 38 оешма җиңүче дип табылган.

Гаризалар конкурска «Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен мәдәният, мәгариф, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә, шулай ук башкорт телен Башкортстан Республикасыннан читтә саклау һәм үстерү» юнәлешләре буенча тәкъдим ителде.

Җиңүче-проектлар географиясе Башкортстан Республикасының тугыз муниципалитеты тарафыннан тәкъдим ителгән. 24 проект Уфадан, ике проект Сибайдан, ике проект Ишембай районыннан. Шулай ук Дәүләкән, Иглин, Чишмә, Бүздәк, Бишбүләк районнарыннан һәм Күмертаудан берәр проект булган.

Җиңүчеләр арасында шулай ук башка төбәкләрдән тәкъдим ителгән проектлар да бар. Алар арасында Мәскәү, Чиләбе, Оренбург өлкәләре, Пермь крае күрсәтелгән.

Проектларның гомуми суммасы 80 млн сумга кадәр арттырылган. Кайбер проектларны гамәлгә ашыру быел гыйнвар аеннан башланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100