news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалистлары билгеле

Түбән Камада ярышларда ун команда катнашты.

Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалистлары билгеле
mon.tatarstan.ru

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстанда “Президент спорт уеннары” “Бердәм Россия” – “Балалар спорты” Бөтенроссия сәяси партиясе проекты кысаларында уза. Ярышларда ун команда катнашты. Алар Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. 

Түбән Камада ярышларның тантаналы ачылышы һәм ябылышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе Вадим Матюшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабында 1нче урынга - Түбән Каманың 31нче урта мәктәбе, 2нче урынга - Казандагы 179нчы мәктәп, 3нче урынга Мамадыштагы 3нче мәктәп укучылары чыкты.

“Президент спорт уеннары”нда җиңгән команда республиканы 7 - 28 сентябрь көннәрендә “Бөркеткәй” Бөтенроссия балалар үзәгендә тәкъдим итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100