ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Фән һәм мәгариф

Түбән Камада “Президент спорт уеннары” финалында 200 укучы катнаша

10 май 2018, 19:58 , Фото: mon.tatarstan.ru

Түбән Камада “Президент спорт уеннары” финалында 200 укучы катнаша Татарстанда “Президент спорт уеннары” “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” проекты кысаларында үтә.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Татарстанда “Президент спорт уеннары” “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” проекты кысаларында үтә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Азнакай, Бөгелмә Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән 10 команда составында мәктәп яшендәге 200 бала катнаша.

Программада 3x3 баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, шашка уены мәҗбүри булып тора. Өстәмә төрләргә гандбол һәм 5x5 тэг-регби кертелгән.

“Президент спорт уеннары” җиңүче командасы республиканы 2018 елның 7- 28 сентябрь көннәрендә “Бөркеткәй” балалар үзәгендә Бөтенроссия финалында тәкъдим итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10