Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына быел бары тик 300 катнашучы чакырылган
20-22 май көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уза.
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар дөньясының иң актив хатын-кызлары 20-22 май көннәрендә Казанга Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына җыелачак. Роспотребнадзор таләпләре буенча, быел җыенга 300 генә кеше җыю мөмкинчелеге бар.
«Бу — «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җыены гына түгел, төрле исем белән йөртелүче хатын-кызлар оешмалары бар. Бу -Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены», — диде җыен уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгресс башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.
Җыенга Россия Федерациясенең 49 төбәгеннән, Татарстанның барлык районнарыннан, җиде чит илдән татар интеллигенциясе вәкилләре — галимәләр, иҗат әһелләре катнаша.
Бөтендөнья татар конгресс башкарма комитеты тарафыннан дүрт елга бер тапкыр без бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды, ике елга бер тапкыр бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уздырыла. Быел чираттагы алтынчы җыен уза.
Җыен программасында — Пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары, Тинчурин театрында «Өч аршын җир» спектаклен, «Гомер хәситәсе» фильмын карау, Калфак туе һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз