Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөртеклеләрнең 40 процентын көзге культуралар тәшкил итәргә тиеш - Марат Әхмәтов
Министр әйтүенчә, технологияләрне үтәгәндә көзге культуралар теләсә кайсы елны югары уңыш бирә.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Быел көз озакка сузылырга охшаган, ә бу Татарстан районнарының бөртеклеләр кырында көзге чәчүлекләр өлеше вазгыятен төзәтү мөмкинлеге бар дигән сүз. Бу хакта Татарстан Премьер-министры - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сөйләде.
"Сентябрьнең беренче декадасында яуган яңгыр туфракны берникадәр йомшартты. Әмма республиканың көнчыгыш зоналарында явым-төшем юк. Анда бары тик 20 мм чамасы гына яңгыр яуган", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Әле яңгырлар явачак, Татарстан аграрийларына яшелчә, бөртеккә кукуруз һәм силос әзерләү кыенлаша. Шуңа күрә ул һәр кояшлы көнне нәтиҗәле кулланырга тәкъдим итте.
Докладчы көзге культураларны чәчү ваәгыятенә аерым игътибар бирде. "Технологияләрне үтәгән очракта алар теләсә кайсы елны югары уңыш бирә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы берләшмәләренә бөртеклеләр структурасында көзге культуралар 40 проценттан ким булмаска тиеш дип белдердек. Бу республика буенча - 640 мең га".
Күп кенә хуҗалыклар киңәшкә колак салды һәм көзге культуралар исәбенә генә яхшы уңыш җыя алдылар. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аерым мисаллар китерде.
Вәзгыятьне үзгәртү өчен вакыт бар әле дип саный Марат Әхмәтов. "Көз озакка сузылыр дип көтелә, шуңа күрә 15 сентябрьгә кадәр калган мәйданнарда чәчү эшләрен төгәлләү мөмкин дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте ул.
Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм эре оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз