news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән Татарстанда бер атналык «Онлайн Питрау» бәйрәме башлана

Республика күләмендә Питрау бәйрәме 17 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак.

Бүгеннән Татарстанда бер атналык «Онлайн Питрау» бәйрәме башлана

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Зәй һәм Сарман районнарында Питрау җыеннары башлана. Быел 12-17 июль көннәредә «Онлайн Питрау» бәйрәме була.

«Бүген престол бәйрәмнәре Питрау булган керәшен авылларында Питрау бәйрәмнәре гөрли. Быел кайбер якларда короновирус сәбәпле бәйрәм уздырылмый. 12-17 июль көннәрендә Яков Емельянов исемендәге үзәк „Онлайн Питрау“ әзерли. Онлайн чараларны Керәшен үзәге һәм „Туганайлар“ социаль челтәрләреннән карап була», — дип игълан иттеләр «Татмедиа» бинасында оештырылган «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылышында.

Республика күләмендә Питрау бәйрәме 17 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Бәйрәмгә Татарстан районнары, Башкортстанның Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия республикасыннан һәм керәшеннәр күпләп яши торган төбәкләрдән фольклор ансамбльләре киләчәк, ди оештыручылар.

Яшь кызлар елдагыча «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнашачак. «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылышында чыгыш ясаган Марина Тараканова быел «Керәшен чибәре»ндә өченче тапкыр катнашуын әйтте. Аның әйтүенчә, бәйгедә кызлар визитка күрсәтә, иҗади чыгыш ясый, бии, районнарның гореф-гадәтләрен таный һәм белеп ала.

«Элек гореф-гадәтләрне районнардан кешеләр килеп күрсәтә иде һәм визитканы чыгып үзебез сөйли идек, ә быел алар экранда видео форматта күрсәтеләчәк», — дип аңлатты Марина Тараканова.

«Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсендә Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрау керәшен мәдәнияте фестивалендә төшерелгән 29 фото урын алган. Фото авторлары — Рамил Гали һәм Илнар Төхбәтов. Күргәзмә «Туганайлар» газетасы редакциясе һәм «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылды.


Галерея: «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылышыннан фоторепортаж


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100