Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовны искә алачаклар
Искә алу кичәсендә Мәүлид ае башлану уңаеннан Коръән укылачак һәм салават әйтеләчәк.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген 15.00 сәгатьтә Казанда Милләт йортында «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире, күренекле журналист Рәшит Әхмәтов хөрмәтенә искә алу чарасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина сөйләде.
«Кичәне мәрхүмнең дусты, фикердәше Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Җамалиев оештыра. Әүвәл Мәүлид ае башлану уңаеннан Коръән укылачак, Пәйгамбәребезне (с.г.в) зурлап, салаватлар әйтеләчәк. Кичәнең икенче өлешендә Рәшит абыйның туганнары, дуслары, фикердәшләре, мәрхүмне искә алып, хатирәләре белән уртаклашачак. Кичәнең өченче өлешендә журналистиканың бүгенге хәле, киләчәге хакында фикер алышу була», — ди ул.
Гөлнара Яруллина сүзләренчә, чарада дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, журналистлар, блогерлар катнаша. «Аксу» студиясе, истәлекләрне туплап, документаль фильм төшерәчәк», — дип әйтте ул.
Искәртеп үтик, Рәшит Әхмәтов 13 октябрьдә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз