news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак

Туры трансляцияне 17:00 сәгатьтә «Татар-информ» сайтында карарга мөмкин.

Бүген «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак
https://tatfil.ru/

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак. Аларны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак гала-концертта сайлаячаклар.

«Татар сүзе» бәйгесенең төп максаты — катнашучыларның игътибарын татар теле һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү. Бәйге өч номинация — шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үткәрелде. Нигезләмә шартлары буенча, һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия каралган. Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бәйгегә катнашучылардан 3955 видеоязма килгән, шулар арасыннан 31 кеше финалга чыккан. Бүген финалистлар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алачаклар.

Профессионаллар арасында финалга Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина, «Татарстан» ДТРК дикторы, актер, журналист Идел Кыямов һәм Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов чыккан.

Конкурсны гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе. Конкурсны оештыручы — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

«Татар сүзе» республика бәйгесенең гала-концертыннан туры трансляцияне бүген 17:00 сәгатьтән алып «Татар-информ» сайтында карарга мөмкин.

«Татар сүзе» республика бәйгесенең премияләре күләме:

  • 10 яшькә кадәрге катнашучыларга беренче урын өчен 30 000 сум, икенче урын өчен 25 000 сум, өченче урын өчен 20 000 сум;
  • 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучыларга беренче урын өчен 45 000 сум, икенче урын өчен 35 000 сум, өченче урын өчен 25 000 сум;
  • 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучыларга беренче урын өчен 50 000 сум, икенче урын өчен 40 000 сум, өченче урын өчен 30 000 сум;
  • профессиональ катнашучыларга, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы өч премия: беренче урын өчен 100 000 сум, икенче урын өчен 80 000 сум, өченче урын өчен 70 000 сум бирәчәкләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100