news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар сүзе» республика бәйгесенә 3955 катнашучыдан 31 кеше финалга чыккан

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле итеп укучыларның «Татар сүзе» республика бәйгесенең гала-концерты 21 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә үтә.

«Татар сүзе» республика бәйгесенә 3955 катнашучыдан 31 кеше финалга чыккан

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татар сүзе» республика бәйгесенә катнашучылардан 3955 видеоязма килгән, шулар арасыннан 31 кеше финалга чыккан.

«Бу гаризаларның һәрберсе безнең жюри әгъзалары тарафыннан җентекләп өйрәнелде», дип ышандырды конкурсның жюри рәисе, профессор, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

«Бер катнашучының да әсәре безнең игътибардан читтә калмады. Һәрберсен күзебез аша үткәреп без лаеклыларны II турга чыгардык. Алар 80нән артык иде. Шулар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алдык», — дип тәртибен аңлатты ул.

Финалга узган конкурсантлар исемлеге Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайтына урнаштырылган.

Оештыручылар жюриның бер сүздә булып, уртак тел табып эшләвен ассызыклый. «Безнең бер генә дә бер-беребезгә каршы чыккан соравыбыз булмады», — диде Айдар Фәйзрахманов.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле итеп укучыларның «Татар сүзе» республика бәйгесенең гала-концерты 21 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә үтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100