news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда Питрау бәйрәме уңаеннан күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Рамил Гали һәм Илнар Төхбәтовның 29 фотосы тәкъдим ителде.

Бүген Казанда Питрау бәйрәме уңаеннан күргәзмә ачылды
Солтан Исхаков

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Татмедиа» бинасында «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрау бәйрәмендә төшерелгән 29 фото урын алган. Фото авторлары — Рамил Гали һәм Илнар Төхбәтов.

Фотолар астына текстлар куелган. Алар арасында Гәрәй Рәхим, Клара Булатова, Марс Макаров, Гөлшат Зәйнашева, Луиза Янсуар, Ямаш Игәнәй, Егор Уткин, Людмила Степанова шигырьләре һәм керәшен җыруларыннан өзекләр бар.

Күргәзмә «Туганайлар» газетасы редакциясе һәм «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot