Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Фирдүс Тямаев #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушыла
Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Җырчы Фирдүс Тямаев, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Онлайн-концерт бүген, 3 апрельдә, 19.00 сәгатьтә башлана. «Татарстан Республикасы» ютуб каналында 13.00 сәгатьтә Роман Курчуганов концерты була. Фирдүс Тямаев концертына туры сылтама шушы концерт тәмамланганнан соң ачылачак.
#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.
Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.
Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын дөнья буенча ярты миллион тамашачы карады.
Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертына Салават Фәтхетдиновтан күбрәк тамашачы җыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз