Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген 175 гимназия укучылары өчен дәресләр башланды
Балалар хәзер укый торган 174нче мәктәптә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән.
(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның 175нче гимназиясе укучылары өчен дәресләр башланды. 9 һәм 11 сыйныфлар 174нче мәктәптә белем ала.
Башкаланың 174нче мәктәбендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелде. Уку йорты металл эзләгечләр, полицияне ашыгыч чакыру төймәләре, магнитлы ачкыч, барлыгы 18 камера белән тәэмин ителгән.
«Камераларның җидесе мәктәп территориясендә, унбере бина эчендә урнаштырылган. Мониторны вахтада утыручы күзәтә. Полицияне ашыгыч чакыру төймәләре бездә өчәү: аларның берсе — вахтерда, икенчесе — сакчының муенына тагылган, соңгысы — мәктәп җитәкчесендә», — диде 174нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резедә Харисова журналистлар белән очрашуда.
Моннан тыш, мәктәп территориясен Росгвардия хезмәткәрләре саклый. «Бөтен коллектив тагын бер кат инструктаж үтте. Аны Росгвардия хезмәткәрләре уздырды. Росгвардия хезмәткәрләре иртәнге җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр эшли. Алар уку елы тәмамланганчы булачак», — дип билгеләп үтте Резедә Харисова.
Мәктәп эченә ата-аналар да керә алмый. Аларга балаларын дәресләр беткәч, укытучылар алып чыгып тапшыра.
«Ата-аналар яңгыр һәм салкыннардан качып тора алсын өчен, монда өсте ябык урын бар. Алар балаларын шунда көтә. Сыйныф җитәкчеләре, директор урынбасарлары балаларын әти-әниләренә алып чыгып тапшыра. Шулай ук бинада янгын вакытында автомат рәвештә хәбәр итү системасы бар», — диде Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов.
Казанның 175нче гимназиясеннән 174нче мәктәпкә күчереләчәк чыгарылыш сыйныф укучыларына элеккеге укытучылары белем бирәчәк. Ата-аналар теләге буенча, беренче сыйныфлар өчен 171нче мәктәптә дежур сыйныфлар оештырыла. Анда дистанцион рәвештә укый алмаган балалар йөри. 175нче гимназиянең башка сыйныфларында уку дистанцион форматта булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз