news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөекбританиянең "Nature" фәнни журналы Татарстан галимнәре хезмәтләрен дөньяга танытырга тели

Инглиз телле “Nature” фәнни журналы редакциясе Татарстан галимнәрен хезмәттәшлеккә чакырды.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Инглиз телле “Nature” фәнни журналы редакциясе Татарстан галимнәрен хезмәттәшлеккә чакырды. Лондонда нәшер ителүче әлеге журнал редакциясе әгъзалары Барт Верберк һәм Жоффрей Планшар белән бүген Татарстан Фәннәр академия президенты Мәгъзүм Сәлахов очрашты, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.

1861 елдан ук чыгып килүче “Nature” журналы рентген нурларын ачкан немец физигы Вильгельм Конрад Рентген хезмәтләрен, ә 1953 елда ДНК структурасы турында тәүге фәнни хезмәтләрне, яңа ачышларны дөньяга чыгарган басма.

Журналда эшләүче мөхәррирләрнең барысының да фәнни дәрәҗәләре бар, елына алар 25 фәнни хезмәтне нәшер итүгә әзерли. Киләчәктә Татарстан галимнәре дә бу журналда басылып, үзләренең ачышлары белән дөньяга танылыр дип өметләнә алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100