Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районында үткән "Чатыр тауда җыен" фестивалендә 35 иҗат коллективы чыгыш ясады
Фестиваль Татарстанның иң биек ноктасы булган Чатыр тауда җиденче ел рәттән уздырыла.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленең тау итәгендәге рәсми һәм сәнгати өлеше, тау өстендә парапланнар очышы белән башланып китте – “Азфлай” клубы егетләре бәйрәм кунакларын һавадан сәламләде.
Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленә Татарстан һәм Башкортстаннан 35 коллектив, шул исәптән, Казаннан “Сорнай” фольклор коллективы да килгән иде. Фестивальдә 400ләп төрки халык артисты катнашты.
Мәгълүмат өчен: Татарстанның иң биек ноктасы буелган Чатыр тауда Азнакай муниципаль районы тарафыннан 7 нче ел рәттән Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале үткәрелеп килә. Ачык мәйданга корылган сәхнәне тау итәгенә утырып, иркенләп тамаша кылырга мөмкин. “Чатыр тау җыены” – Азнакай һәм күрше-тирә районы халыкларының яраткан бәйрәме.
Кунакларны җыен капкасыннан ук халык һөнәрчеләре, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Казахстан һәм башка республика диаспораларының символик “ихаталары” каршы алды.
Шәрәфле кунаклардан “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленә быел Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан дәүләт депутаты Таһир Һадиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
Кунаклар үзләренең сәламләү сүзләрендә Чатыртауның гомер-гомергә халыкларның җыеннар уздыру, җыелышып фикер алышу, карарлар кабул итү урыны булганлыгын, хәзер аның районның визит карточкасы булуын искәртеп үттеләр.
Фестивальнең сәнгати өлеше районның мәдәният идарәсе тырышлыгы белән оештырылган театральләштерелгән тамаша белән башланды һәм җыенны Татарстанның Чирмешән, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Спас, Питрәч, Лениногорск, Тукай, Сарман, Алексеевск, Ютазы, Яшел Үзән районы коллективлары, Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылы, Туймазы районының Кандра авылы, Октябрь шәһәре коллективлары үз чыгышлары белән дәвам итте. Азнакай районының үзеннән генә дә алты коллектив үз иҗатын тәкъдим итте.
Оештыручылар “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркия һәм Белоруссиядән чакырылган коллективларның килә алмавын быелгы һава торышы аркасында фестивальнең вакыты кичектерелүгә бәйләп аңлаттылар.
“Чатыр тау җыены” көне буе дәвам итте. Кунакларга бүләк итеп киң танылган Актүбә уенчыклары һәм Азнакай курчаклары да тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз