ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында төрки халыклар фестивалендә катнашты

11 август 2017, 16:36 , Фото: Михаил Захаров

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында төрки халыклар фестивалендә катнашты Татарстан Дәүләт Советы рәисе быелгы фестивальнең рухи байлыкларны саклау һәм үстерүдә зур адым булачагына ышанычын белдерде.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Бүген Азнакай районының атаклы Чатыртау тавында төрки халыкларның VII Халыкара "Чатыр тауда җыен" халык иҗаты фестивале узды. Бәйрәм катнашучыларына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фестивальне ачканда, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, Чатыртау районның визит карточкасы булып тора, шуңа күрә фестивальнең үткәрү урыны символик мәгънәгә ия.

Этнический фестиваль в Азнакаево

Фестиваль театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Төп герой Чатыр-батыр кунакларны фестиваль һәм бу як тарихы белән таныштырды. Аннары сәхнәдә профессиональ фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

Бәйрәмгә килүчеләрне Фәрит Мөхәммәтшин, республика җитәкчелеге, парламентарийлар һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе исеменнән котлап, күпмилләтле республикабызда милли мәдәниятләрне үстерүгә зур әһәмият бирелүен әйтте.

Этнический фестиваль в Азнакаево

Татарстан Дәүләт Советы рәисе быелгы фестивальнең рухи байлыкларны саклау һәм үстерүдә зур адым булачагына ышанычын белдерде.

"Бигрәк тә фестивальдә катнашучылар географиясе елдан-ел киңәюе куанычлы, – дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин. - “Бу чарада үзешчән артистлардан кала профессиональ фольклорчыларның да катнашуы аның популярлыгы үсү турында сөйли”, - дип билгеләп үтте ул. Мөхәммәтшин фестивальгә киләчәктә төрки халыкларның милли үзенчәлекләрен үстерү һәм саклауда зур уңышлар теләде.

Этнический фестиваль в Азнакаево

"Чатыр тауда җыен" фестивале Татарстан Республикасы Президенты гранты буенча 2011 елдан башлап үткәрелә. Фестивальнең максаты-мәдәни багланышларны үстерү, халыкара мәдәни хезмәттәшлеккә ярдәм итү, Россия төрки халыкларның милли гореф-гадәтләре үрнәгендә толерантлык тәрбияләү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр