news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында «ТАССРның 100 еллыгы» исемендәге урам барлыкка киләчәк

Азнакайның үзендә алма бакчасы булдырылачак.

Азнакай районында «ТАССРның 100 еллыгы» исемендәге урам барлыкка киләчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстанның Азнакай районында «ТАССРның 100 еллыгы» дигән яңа урам булачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында «ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру» киңәшмәсендә видеоэлемтә аркылы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хәбәр итте.

«Барыбыз да план буенча эш алып барабыз, беребез дә читтә калмый. Үзебезнең районда ТАССРның 100 еллыгы исемендәге урам барлыкка киләчәк һәм Азнакайның үзендә ТАССРның 100 еллыгына алма бакчасын булдыру планлаштырыла. Шулай ук Җиңү паркында аерым-аерым һәйкәлләр куярга уйлыйбыз. Чик сакчыларына булды, алга таба морякларга, хәрби десантларга урнаштырырбыз», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100